29 май 2017 яңалыклары
-
"ВКонтакте" социаль челтәрендә дусларың әз булса, эшкә алмыйлар
Мәскәүдә бер ир-атны, социаль челтәрдәге битендә дуслары аз булганлыктан, эшкә алмаганнар. Бу кеше кадрлар бүлегенә килеп, әңгәмә узган һәм берничә көннән аның нәтиҗәләре турында кызыксынып, чылтыратып белешкән. Әмма аның белән әңгәмә үткәргән кеше: "Сезнең "Вконтакте"да нибары алты гына дустыгыз бар. Мондый кеше хезмәт коллективына ияләшә алмый", - дип җавап биргән....
-
В Татарстане создан фонд поддержки обманутых дольщиков и вкладчиков финансовых организаций
Совет Республиканского фонда поддержки возглавил помощник Президента РТ Айрат Нурутдинов. Президент Татарстана Рустам Минниханов сегодня подписал указ о создании Республиканского фонда обманутых дольщиков и вкладчиков финансовых организаций. «В документе отмечается, что фонд создается в целях "организации поддержки лиц, пострадавших от деятельности кредитных или иных финансовых организаций, зарегистрированных на территории Республики...
-
Синоптиклар җәйнең беренче көненә һава торышының ничек булачагын фаразлады
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы өч көнгә үз фаразларын җиткерде. Республика синоптиклары китергән мәгълүматларына караганда, 30 май көнне алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән көчле яңгыр. Җил көньяк-көнбатыштан һәм төньяк-көнбатыштан исә, уртача тизлектә. Шул ук вакытта җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитеп, көчәю ихтималы да...
-
Бөгелмәлеләргә “Фанфурик”лар сатмаска!
Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә шәһәр аптекаларында алып барылган сатуга ризасызлык белдергән язмалар саны арткан. Бөгелмәлеләрнең зарлары "фанфурик"лар (составында спирт булган сыекча) белән бәйле. Бу мәсьәләгә тукталып, шәһәр мэры Линар Закиров шәһәр аптекалары буйлап полиция һәм икътисад бүлеге вәкилләренә рейдлар уздырырга тәкъдим ясады.
-
Ябыгу нияте белән тотылган ураза кабул булмый
Аллаһ Тәгалә Коръәндә Рамазан аеның фазыйләте турында шулай ди: «Рамазан аенда кешеләргә туры юлны күрсәтүче, дөрес юлның һәм аеручының ачык дәлилләре буларак Коръән иңдерелде. Сездән кем дә кем бу айга җитсә, ураза тотсын. Әгәр кем дә кем авыру яки сәфәрдә булса, шул ук санда башка көннәрдә ураза тотсын. Аллаһ сезгә...
-
Бөгелмәдә наркотикларга каршы көрәш дәвам итә
26 май көнне наркотикларга каршы көрәш комиссиясе үзенең чираттагы утырышын уздырды. Анда Әлмәт наркология диспансеры, Бөгелмә районының эчке эшләр бүлеге начальниклары, Карабаш бистәсе җирле үзидарә башлыгы һәм Бөгелмә механика заводы вәкилләре чыгыш ясады. Бүгенге көндә наркология диспансерында 788 кеше исәптә тора. Шуларның 19,4 проценты - 30 яшькәчә булганнар. Шуңа күрә...
-
“Безнең тату гаилә” бәйгесенә нәтиҗә ясарга санаулы көннәр калды, активрак булыгыз!
16 май көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Безнең тату гаилә" бәйгесендә катнашучыларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, уң як баганада эленгән! 1 июнь көнне тавыш бирү төгәлләнә: 2 июнь көнне җиңүчеләрне игълан итәчәкбез. Тавыш бирү нәтиҗәләренә күз салсак, әлеге сәгатькә 458 тавыш белән Фаил һәм Резеда Вәлиевлар...
-
Бүген Бөгелмәнең чыгарылыш сыйныф укучылары беренче БДИ тапшыралар
29 майда Россиядә Бердәм дәүләт имтиханнары тапшыруның төп вакыты башланды. Бүген мәктәп тәмамлаучылар мәҗбүри булмаган бер фәннән - география яки инфрматикадан (сайлап) имтихан бирә. Мәҗбүри фәннәрдән имтиханнарны 31 майда (математика база дәрәҗәсе), 2 июньдә (математика профиль дәрәҗәсе) һәм 9 июньдә (рус теле) тапшыралар. Соңгы сынау - химия һәм тарих буенча...
-
Татарстанда бер йортны яшен суккан
Шимбә көнне Татарстанда бер йортны яшен суккан. Төш вакытында Түбән Кама районының Каенлы авылында яшенле яңгыр башлана. Бервакыт кешеләр шартлау тавышы ишетеп урамга йөгереп чыгалар. Бер йортның түбәсенә ут капкан була. 3 янгын сүндерү машинасы вакытында килеп җитеп, коткаручылар калай түбәне каерып ача һәм утны сүндерә. Зыян күрүчеләр юк. Бу...
-
Домбайга сәяхәт (фотолар3)
Карачай-Черкесск республикасы бик матур җирдә урнашкан Карачаево-Черкесская республика расположена в красивейшей местности Северного Кавказа Бар җиргә дә машина белән кереп булмый, җәяү йөрисең Есть такие места куда можно добраться только пешком Шоан храмы Шоанинский храм Бу тауның үз тарихы үз легендасы бар... У этой горы есть своя история, легенда... Домбай...
-
Югалган мөселман кызын тапканнар. Дагыстаннан
Казандагы «Усмания» мөселман мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы 19 майда югалган иде. Аның үзе белән 30 мең сумга якын акчасы булган. Ул бу акчага Мәскәүгә кадәр билет һәм кәрәзле телефон сатып алган. Шуннан соң аны бер атналап эзлиләр. Полиция аны Дагыстанның Кизелюрт районыннан эзләп тапкан. Ул 13 яшьлек иптәш кызларында...
-
Бүген янгында бөгелмәлеләр – ир белән хатын үлгән
Бүген иртәнге сәгать 3 тулып килгәндә Бөгелмә шәһәренең Депо урамындагы шәхси йорт януы турында 64 нче янгын сүндерү частена хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр 6 минут дигәндә урынга барып җиткәндә, ирле-хатынлы пенсионерлар яши торган бер катлы агач йортның эче дөрләп яна, түбәнең һәм чардакның бер өлеше җимерелеп төшкән, ургылып куе кара...
-
Район башлыгы Линар Закиров халык мөрәҗәгатьләрен тыңлады
Үткән атнада район башлыгы Линар Закиров халыкны кабул итте. Очрашуга иң беренчеләрдән булып мәктәп территориясен төзекләндерү соравы белән Кодаш урта мәктәбе директоры Наил Мөэминов килде. Аның сүзләре буенча, капиталь ремонт 2015 елда үткәрелгән. Хәзерге вакытта территориягә асфальт салу таләп ителә. Линар Закиров икенче елга объект юл катламын ремонтлау программасына керәчәк...
-
Татарстанга давыл килә
ТР гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитка мониторинг идарәсе Татарстанга давыл килүе турында кисәтә. Бүген, 29 майда көндез көньяк-көнчыгыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге ваыкт-вакыт 15-20 м/с булачак. МЧС җил көчәйгән вакытта балконнардан, ныклы булмаган корылмалардан, реклама щитларыннан ераграк булырга куша. Иң яхшысы - якындагы бинага кереп тору.
-
Бөгелмә урамнарын изге Рамазан ае белән котлаулар бизәде (+ФОТОЛАР)
Изге Рамазан ае керү белән Бөгелмә урамнарында шәһәрдәшләр адресына юлланган котлау баннерлары, шулай ук Мөхәммәд Пәйгамбәрнең хәдисләре һәм хикмәтле сүзләре кергән билбордлар барлыкка килде. Беренче плакатлар Рамазан ае башланырга ике атна кала барлыкка килгән иде инде. Баннерлар Бөгелмә урамнарында социаль реклама буларак эленеп тора. Идеянең авторлары билгеләп үтүенчә, әгәр дә...